Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2019, 16:42

Вилле Хаапасало фин тамашачысына Казан Кремле, Әл-Мәрҗани мәчете һәм чәк-чәк музее күрсәтәчәк

Татарстан турындагы тапшырулар сериясе 26 минутлык 10 эпизодтан торачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь, Алена Мирошниченко). Фин-Россия актеры һәм режиссеры Вилле Хаапасало Татарстанда һәм аның башкаласында республиканың туристлык потенциалы һәм балык тоту турында программалар сериясен төшерәчәк. Артист Европа, аерым алганда фин тамашачысына Кремльне, Әл-Мәрҗани борынгы мәчетен, чәк-чәк музеен, шәһәр мунчаларының берсен күрсәтәчәк, шулай ук татар милли бәлешен ничек пешерергә икәнен сөйләячәк. Бүген төшерү эшләре арасында Вилле Хаапасало ТР Туризм буенча дәүләт комитетының туристик продуктны алга этәрү бүлеге башлыгы Айгөл Балахонцева белән очрашты һәм үз проекты турында тулырак сөйләде.

Татарстан турындагы тапшырулар сериясе 26 минутлык 10 эпизодтан торачак. Аларның икесе - Казанга, калганнары республиканың башка торак пунктларына багышланачак: Зөя, Кама Тамагы, Тәтеш, Болгар, Чистай, Яр Чаллы, Алабуга, шулай ук Лаеш районы. Айгөл Балахонцева фин кунагына төшерү өчен туристларга иң кызыклы булган урыннарны гына тәкъдим итүен ассызыклады.

Ул билгеләп үткәнчә, Финляндия – туризмны үстерү өлкәсендә Татарстан өчен өстенлекле илләрнең берсе. «Финнар мәдәни танып-белү максатлары белән бик күп сәяхәт итәләр. Ә Татарстанга тарих, мәдәният белән кызыксынучы, Иделне яратучы, халыкара фестивальләр белән кызыксынучы кешеләр килә. Вилле Хаапасало – Россиядә дә, Финляндиядә дә популяр шәхес, туристлык юнәлешендәге күпсанлы тапшырулар авторы һәм продюсеры, алар халык арасында популяр булып торалар. Без бу проект ярдәмендә Казан фин базарында популярлаша алыр дип уйлыйбыз», - дип сөйләде журналистларга А.Балахонцева. Ул 5 ел Хельсинки һәм Казан арасын туры авиаочыш бәйли, дип өстәде.

«Тамашачыма бу төбәктә төрле дин тотучы 130-дан артык милләтнең ничек тыныч яшәвен күрсәтәсем килә»
Вилле Хаапасало
Актер һәм режиссер

Вилле Хаапасало башта Россия турында бары тик бер программаны гына алырга уйлавы турында сөйләде. «Мин бу илдә эшләвем үкенечле булды, ә аның турында, нигездә, начар сүзләр генә сөйлиләр. Һәм мин бу илне кешеләр аша күрсәтергә булдым, – диде актер һәм режиссер. – Мин Мәскәүдән Муромга кадәр поездда килдем, үз шәһәренең тарихын сөйләүчеләр белән аралаштым, ә аннары бу программалар бик популяр булды. Башта Финляндиядә генә карадык, аннары тапшыру Швециядә һәм башка Скандинавия илләрендә популярлык казанды», – дип сөйләде артист. Шуннан соң ул туктамаска һәм Россия буенча сәяхәтен дәвам итәргә карар кылган.

«Мин Татарстанны күрсәтергә күптән планлаштырган идем инде. Җитмәсә, Финляндиядә бик зур һәм көчле татар җәмгыяте дә бар. Тик мин тамашачыларыма бу төбәктә төрле дин тотучы 130-дан артык милләтнең ничек тыныч яшәвен күрсәтәсем килә. Хәзерге дөньяда бу, чыннан да, кыйммәт тора», - дип ассызыклады Вилле Хаапасало. Ул республикада яшәүче халыкларның барлык гореф-гадәтләре, аш-су серләре һәм мәдәнияте турында халык үзләре сөйләячәкмен дип өстәде.

Татарстанда Вилле Хаапасало программасын төшерү 4-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Республика турында беренче тапшыру аның авторлык каналында Финляндиянең онлайн-видеоплатформына 1-нче сентябрьдә чыгар дип көтелә.

Барлык яңалыклар