Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.07.2023, 14:32

Вильфанд Татарстанда давыл барлыкка килүнең сәбәпләрен атады

Аның сүзләренчә, иң куркыныч табигать күренешләре җәйге чорда барлыкка килә

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче июль, Диана Жиленкова). Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд KZN.RU порталы белән әңгәмәсе барышында ни өчен давыл нәкъ менә Идел буе төбәкләренә, шул исәптән Татарстанга да килеп җитүе турында сөйләде.

«Бу давыл нәрсә белән бәйле? Беренчедән, Идел буенда температура бик югары иде. Циклон көньяк-көнбатыштан хәрәкәт итте, ул 15 градуска түбән температуралы һава массасын китерде. Әлбәттә, һава массалары тоташкан урында, метеорологлар әйтүенчә, кискен фронт, фронталь бүлек формалаша. Яшен һәм бик көчле яңгырлар өчен шартлар барлыкка килә. Мондый хәл Казанда һәм Татарстанда гына түгел, Башкортостанда, Марий Эл, Удмуртия, Түбән Новгородта да булды, анда рекордлы күләмдә явым-төшем яуды – 35 мм артык», - диде Вильфанд.

Табигать афәтләренең артуына йогынты ясый торган факторларның тагы берсе – глобаль җылыну.

«Эш шунда ки, глобаль җылыну вакытында үзгәрүчәнлек, һава торышының үзгәреп торучанлыгы, һава торышы характеристикаларының амплитудасы арта. Бу галимнәр аңлаган бик мөһим пункт. Бөтен дөньяда куркыныч күренешләр саны арта. Ә кеше тормышына куркыныч тудыручы, аның тормыш эшчәнлеген бозучы вакыйгалар булып куркыныч табигать күренешләре тора. Күп очракта куркыныч күренешләр җәй көне барлыкка килә, чөнки нәкъ җәй көне конвекция күзәтелә – бу дым белән тулган җылы һава массаларының өскә күчү процессы. Безнең илдә соңгы чирек гасырда куркыныч күренешләр саны ике тапкыр артты», – дип билгеләп үтте спикер.

Вильфанд ТР Гидрометүзәгенең ролен аерым билгеләп үтте, ул һава торышында мөмкин булган үзгәрешләрне фаразлый алды.

«Анда бик көчле синоптиклар, Казан университетында лекцияләр укучы галимнәр, бик көчле метеорологлар бар. Вакытында кисәтү – нәтиҗәләрне булдырмаска, әмма минимальләштерергә мөмкинлек бирә», – дип нәтиҗә ясады ул.

Барлык яңалыклар