В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалда экспертлар 14 илдән 110 эшне карап тикшергән
Фото: Денис Гордийко
ТР башкаласы «Төнге велофест» видеоролигы өчен «Чаралы туризм/Шәһәр чаралары» номинациясендә икенче урынга лаек булды. «Тәмле Казан» фестиваленә багышланган видеоматериал исә «Мәдәни-танып белү туризмы/Туристик маршрутлар һәм экскурсияләр» номинациясендә икенче урынны яулады, дип хәбәр иттеләр туризмны үстерү комитетында.
Конкурсның максаты – Россиядә һәм партнер илләрдә эчке һәм керү туризмын үстерүне стимуллаштыру, сәяхәтләргә кызыксынуны арттыру һәм, туристлык юнәлешләре буларак, төбәкләр икътисадын күтәрү.