Җиңгән грант ярдәмендә ел ахырына кадәр танылган казанлылар белән «Социаль такси» тамашасының яңа серияләре төшереләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Танылган медиаменеджерлардан, актерлардан, продюсерлардан һәм социаль медиа белгечләреннән торган жюри бөтен илдән 800 дән артык проектны караган. «ИРИ» автоном коммерцияле булмаган оешмасы гранты ярдәме 2023 ел ахырына кадәр «Социаль такси»ның яңа серияләрен төшерүне оештырырга һәм чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу проект ярдәмендә без аудиториянең игътибарын халыкның аз хәрәкәтләнүче категорияләре проблемаларына юнәлтергә генә түгел, ә тамашачыларны хәйриягә җәлеп итәргә дә өметләнәбез», – дип билгеләп үтте «Игелекле эшләр көне» фонды директоры Мария Лозовская.
«Социаль такси» видеотамашасында Казанның танылган артистлары, музыкантлары, сәясәтчеләре һәм шоуменнары төшә – бер көнгә алар аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен автомобиль руле артына утыралар. Беренче чыгарылышта шәһәр радиостанцияләренең берсен алып баручы Руслан Мәҗитов төшкән.
Коляскалы инвалидларны бушлай йөртү буенча сервис шәһәрдә 2014 елдан бирле эшли, бу вакыт эчендә аннан 25 меңнән артык тапкыр файдаланганнар. Ике махсус автомобиль инвалид коляскасында йөрүче пассажирларга уңайлы булсын өчен пандуслар, ныгытмалар һәм башка техник чаралар белән җиһазландырылган. Алар еш кына махсус автомобильләрдә хастаханәләргә, поликлиникаларга, тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр. Инвалидларны йөртү бушлай, проект халык һәм оешмаларның хәйрия иганәләре хисабына финанслана, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» фондының матбугат хезмәте.