В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа редакциядә документ 25-нче майдан үз көченә керәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Республикага башка төбәкләрдән килүчеләр өчен Татарстанда таләпләр йомшартылды. Хәзер алар, сәламәт булсалар һәм моны документаль раслый алсалар, ике атналык мәҗбүри изоляциядән азат ителәчәк. Татарстан Хөкүмәте тиешле үзгәрешләрне 19-нчы марттан чыккан карарга кертте. Яңа редакциядә документ 25-нче майдан үз көченә керәчәк.
Үзгәрешләр нигезендә, республикага керү алдыннан илнең башка субъектлары территориясендә обсерватор шартларда турыдан-туры изоляция узган кешеләр, яңа коронавирус инфекциясе белән авырган затлар, шулай ук авыру билгеләре булмаганнар һәм COVID-19га ясалган тестның тискәре нәтиҗәсе булган затлар Татарстанга килү белән 14 көнлек изоляция узарга тиеш түгел.
Гражданнарның үзләре белән раслаучы документлары булырга тиеш - тестның тискәре нәтиҗәсен раслаган документ республикага килер алдыннан соңгы ике көндә ясалган булуы зарур.