Ярышларда атказанган спорт мастеры, «Синтез» СК президенты Ирек Зиннуров чыгыш ясаячак.
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). 8 нче декабрьдә Казанда Татарстан җыелма командасы ветераннары һәм КОС-СИНТЕЗ-УОР яшьләр командасы катнашында су полосы буенча иптәшләрчә матч узачак.
Ярышларда Татарстан су полосы мәктәбенең танылган тәрбияләнүчеләре чыгыш ясаячак, алар үзләренең осталыкларын һәм формаларын саклыйлар һәм төрле яшь төркемнәрендәге һәвәскәрләр командалары өчен уйныйлар. Алар арасында Татарстанның иң танылган ватерполчысы, атказанган спорт мастеры, «Синтез» СК президенты, Азәрбайҗандагы Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Ирек Зиннуров бар. Бу матчта остаз сыйфатында җыелма команданы аның беренче тренеры, Россиянең атказанган тренеры Вячеслав Горюнов җитәкләячәк.
Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт мастеры Артур Фәтхетдинов җитәкчелегендәге КОС-СИНТЕЗ-УОР командасы илкүләм ярышларда җиңү яулаган яшь ватерполчылардан һәм Казанның су полосы буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән тупланган эксперименталь состав тәкъдим итәчәк.
Матч 18:00 сәгатьтә «Оргсинтез» йөзү бассейнында башлана. Керү бушлай, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.