В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конвертлар 2-нче майдан 8-нче майга кадәр китереләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Татарстанның 23 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре һәм блокадачылары Россия Президентыннан котлау хатлары алачак. Сәнгатьчә бизәлгән конвертларны почта хезмәте 9-нчы майга әзерлиячәк, ә тарату үзе 2-нче майдан алып 8-нче майга кадәр башкарылачак.
Ветераннар бәйрәм көннәрендә кайда булуларына карамастан котлау хатларын алачак, дип планлаштырыла. Кирәк булганда почта хезмәткәрләре конверт алучының яңа яшәү урынын ачыклаячак. Әгәр адресат өйдә булмаса, мәсәлән, кеше дачага китсә, хатны якындагы бүлектә тагын бер ай саклаячаклар, ә почта хезмәткәре бу вакыт эчендә тагын бер кат хатны тапшырырга тырышачак. Конвертларны адресатларга шәхсән тапшырачаклар, кабул итеп алганда имза таләп ителми.
Барлыгы 800 меңнән артык россияле дәүләт башлыгыннан котлау хатлары алачак, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.