Алар йөгерү, спорт йөреше, колга белән сикерү, ядрә ыргыту спорт төрләрендә көч сынашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Казанда ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган ачык ярыш узачак. 21-23-нче февральдә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узачак турнир 150-гә якын катнашучыны җыячак.
Спортчылар төрле дистанцияләргә йөгерүдә, 3000 метрга спорт йөрешендә, колга белән, озынлыкка һәм биеклеккә сикерүдә, шулай ук ядрә ыргытуда ярышачаклар. Турнирны ачу тантанасы 22-нче февраль 14.40 сәгатьтә була.
Ярыш Татарстан башкаласында өченче тапкыр узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.