Мондый хокук озата баручыга да бирелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). 6 нчы майдан Казан ветераннары һәм аларны озатып йөрүче затлар такси хезмәтләреннән бушлай файдалана ала. Россия Цифрлар мининистрлыгының «Безнең Җиңү» оештыру комитеты инициативасы буенча Россия төбәкләре хакимияте һәм таксида пассажирлар йөртүчеләр белән берлектә кабул ителгән ярдәм чаралары ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Бушлай хезмәтне Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, сугыш елларында соңгы хәрби чакырылышта катнашучылар һәм сугыш хәрәкәтләре елларында һава һөҗүменә каршы оборона белән шөгыльләнүче затлар ала ала. Һәр ветеранга йөрү өчен 3 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк.
Таксига заказ бирү өчен ветеранның телефон номеры пенсия фондының төбәк бүлегенә билгеле булырга тиеш. Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны ачмыйча гына таксида пассажирлар йөртүчеләргә номерны бирәчәк, алар аны «Ветеран» тарифын раслау өчен идентификатор буларак теркәячәк.
Таксины шулай ук ветеранга беркетелгән социаль яклау органы хезмәткәренә шалтыратып та заказ бирергә мөмкин. Хезмәткәр, маршрутны күрсәтеп, заявка ясаячак, шуннан соң ветеран автомобильнең килү вакыты һәм аның дәүләт номеры күрсәтелгән смс-раслау алачак.
Якын арада социаль хезмәт хезмәткәрләре ветераннарга җентекләбрәк аңлату өчен элемтәгә керәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.