Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2020, 12:19

Хезмәт ветераны Екатерина Юровага торак ремонты вакытында Ветераннар йортына күчәргә тәкъдим иттеләр

Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне яши торган йортта төзекләндерү эшләрен башлау планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казанда яшәүче 96 яшьлек хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Екатерина Федотовна Юрова яши торган йортта төзекләндерү эшләрен башлау планлаштырыла. Башта белгечләр булачак төзекләндерүнең бәясен тикшерәчәк, шуннан соң бюджеттан тыш чыганаклардан таләп ителә торган акчаларны эзләү башланачак. Кичә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев Екатерина Федотова белән очрашты һәм аңа барлык эшләрне башкарган вакытта муниципаль Ветераннар йортында бер бүлмәле аерым фатирга күчәргә тәкъдим итте. Ул аңа фатирларның фоторәсемнәрен күрсәтте һәм, уңайлы вакытта яшәү шартлары белән танышсын өчен, аны шунда алып килергә тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, узган атна ахырында социаль челтәрләрдә видеоролик урнаштырдылар, анда пенсионер ханымның һәм аның килененең хезмәт ветераны яши торган шәхси йортны төзекләндерү турында таләбе китерелә. Исегезгә төшерәбез, видеомөрәҗәгатьтә сүз бара торган торак йорт һәм җир участогы Екатерина Федотовна Юрованың үзенең түгел, ә аның килене Татьяна Юрова карамагында, ул 2013 елда, ире үлгәннән соң, милек хокукын үзенә теркәгән. РФ Гражданнар кодексы нигезендә, милекче үз милкен карап тоту эшләрен үзе башкарырга тиеш.

Шуңа да карамастан, Екатерина Юрова Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе тарафыннан 2013 елда торак биналарга агымдагы төзекләндерү ясау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән ветераннар исемлегенә кертелде. Исемлек Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан социаль яклау бүлеге белешмәләре нигезендә формалаштырылды.

Ветераннарның торак шартларын әлеге исемлек буенча Район ветераннар советы һәм Предприятие ветераннары советы вәкилләреннән торган комиссия тикшерде. Комиссия Екатерина Федотовна яшәгән йортны да карады. «Безнең Ветераннар советы бар, ул карарлар кабул итә һәм безгә бу хакта хәбәр итә», – дип аңлатты Тимур Алибаев. Ул чакта Ветераннар советы ялгыз яшәүчеләргә беренче чиратта ярдәм күрсәтү турында карар кабул иткән иде, Екатерина Федотовна әлеге исемлеккә кермәде.  «Беренче чиратта ялгыз кешеләр ярдәмгә мохтаҗ. Ветераннар советы киленегез һәм зур оныгыгыз булудан чыгып карар кабул итте», - дип өстәде Т.Алибаев.

Моннан тыш, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Ветераннар советы карарлары һәм актларында Авиатөзелеш районы Ветераннар советы һәм Авиатөзелеш районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Е.Ф.Юрованың торак-көнкүреш шартларын берничә тапкыр тикшергән.

«Бюджеттан мондый максатларга акча бүленми, без аларны бюджеттан тыш чыганаклардан эзлибез, – дип билгеләп үтте Т.Алибаев. - Иганәчеләр эзлибез, ветераннар эшләгән предприятиеләр белән элемтәгә керәбез. Һәм, кагыйдә буларак, алар кире бормый һәм төзекләндерүне үз өсләренә алалар». Ул шулай ук элек Казан авиация заводы предприятие акчасы хисабына Екатерина Федотовна яшәгән бүлмәдә төзекләндерү үткәрергә тәкъдим иткән иде, дип билгеләп үтте. Әмма килене, торак милекчесе буларак, бөтен йортны төзекләндерүне таләп итеп, бу ярдәмнән баш тарта.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бюджет хисабына шәхси йортта төзекләндерү үткәрү законнарны бозу булып тора.

«Бүгенге көндә сезнең йортта яшәү мөмкин түгел дигән гаризагызны исәпкә алып, без әлеге мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә тиеш, – дип аңлатты Т.Алибаев Екатерина Федотовна белән сөйләшкәндә. - Төзекләндерүгә вакыт таләп ителә бит: барысын да санарга, мәсьәләнең бәясен белергә, ә аннары акча табарга кирәк. Шуңа күрә без сезгә, Екатерина Федотовна, барлык эшләрне башкарган вакытта муниципаль Ветераннар йортында бер бүлмәле уңайлы фатирга күчәргә тәкъдим итәбез». Ветераннар йортында яшәүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган, халыкка медицина ярдәме күрсәтеләчәк, дип өстәде ул һәм Екатерина Федотовнаны, мөстәкыйль карар кабул итү өчен, торакны карарга чакырды.

Әмма килене Екатерина Федотовнаны Ветераннар йортына күчүдән күндергән.

«Әгәр бүгенге көндә сезнең өчен үз йортыгызда яшәү шартлары нормаль һәм күчүдән баш тартасыз икән, без әлегә бу мәсьәләне ябабыз. Хәзер без төзекләндерүнең бәясен билгеләячәкбез һәм аңа акча эзләячәкбез», - дип нәтиҗә ясады Т.Алибаев.

Якын арада йортны карап чыгачак һәм таләп ителә торган акчаларның төгәл суммасын билгеләп, смета төзиячәк подрядчы оешма билгеләнәчәк. Моның өчен, төзекләндерүнең үзе кебек үк, вакыт кирәк булачак, дип билгеләп үтте Т.Алибаев.

Екатерина Федотовна Юрова Авиатөзелеш районының социаль яклау бүлегендә тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны буларак исәптә тора, әлеге категорияләр өчен каралган ярдәм чаралары тулы күләмдә алына (пенсия һәм ай саен акчалата түләүләр, күрсәтелгән хезмәтләрне куллану нормативлары кысаларында торак-коммуналь участогы өчен түләүгә 50% күләмендә субсидия-ташламалар). Екатерина Федотовна район хакимияте үткәргән чараларда даими катнаша.

Хәзерге вакытта Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 1759 тыл хезмәтчәне яши.
Видеорепортаж
12.02.2020 12:29
Хезмәт ветераны Екатерина Юровага торак ремонты вакытында Ветераннар йортына күчәргә тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар