В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хатлары тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Бүген Казанның Вахитов районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Азат Гәрәфетдин улы Мөхетдинов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Азат Гарәфетдин улын юбилее белән Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов котлады, ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хатлары тапшырды.
Азат Гарәфетдин улы Казанда туган. 18-нче номерлы мәктәпне тәмамлаганнан соң "Хезмәт резервлары" техник училищесында укый. Соңрак сугыш елларында да Куйбышев ис. 8-нче фабрика юнәлеше буенча эшли. Күп еллар Җәмәгать туклануы идарәсендә, аннан соң "Теплоконтроль" заводында эшләгән. 1984 елда пенсиягә чыга. 1967 елдан бүгенге көнгә кадәр актив бакчачы, табигать сөючеләр җәмгыяте әгъзасы булып тора.