В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түбән бәяләр буенча шәһәр халкы ит, яшелчә һәм ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала алачак
Фото: Денис Гордийко
Продукцияне Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 19 оешмасы тәкъдим итәчәк. Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
Ленинград ур., 27
Краснококшайск ур., 150/2
Революция урамы, 12
Х.Ямашев пр., 71а
Ю.Фучик ур., 64
Липатов ур., 7
Салават Күпере торак районында ярминкә Осиново поселогы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында узачак.
Яшәүчеләрнең үтенече буенча Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе шул ук вакытта якшәмбе көнне узачак.
Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәчәкләр, җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр.