В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Продукцияне Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 19 оешмасы тәкъдим итәчәк
Фото: Денис Гордийко
«Ярминкәләргә кадәр һәм аннан соң мәйданчыкларның торышын контрольдә тотуыгызны сорыйм, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк. Шәһәр халкына – арзан һәм сыйфатлы продукция, ә авыл кешеләренә яхшы керем телибез», – диде мэр Илсур Метшин.
Ярминкәләрдә бәяләр ваклап сатудан уртача 15% ка түбәнрәк булачак.
Атна саен сәүдә шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында узачак. Ярминкәгә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр барырга мөмкин. Үз продукциясен Татарстан Республикасының 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексының 19 оешмасы тәкъдим итәчәк.
Дементьев урамы, 7
Чехов урамы, 2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Х.Ямашев проспекты, 71а
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Салават Күпере торак районында ярминкәләр Осиново поселогы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында узачак.
Яшәүчеләрнең үтенече буенча Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә сәүдә якшәмбе көннәрендә алып барылачак.
Мәйданчыкларда шулай ук даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәчәкләр, җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр.
«Район администрацияләре белән берлектә сәүдә урыннарын тиешле тәртиптә тоту, шулай ук янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды», – дип хәбәр итте спикер.
Камилә Вилданова