Җитештерүне модернизацияләү буенча проектны Казан вертолет заводы гамәлгә ашыра
«Казан вертолет заводы вертолетлар җитештерүне киңәйтү һәм технологик модернизацияләү проектын гамәлгә ашыруны төгәлли. Тиздән базарга тулысынча импортны алмаштырган «Ансат» чыгачак», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Зур җитештерү-укыту үзәге эшләтеп җибәрелде, яңа җитештерү корпуслары төзелде. Һәм, әлбәттә, заводка «Ансат» вертолетын базарга тулысынча импортны алыштырып чыгару процедураларын төгәлләргә кирәк. Шулай ук заводта яңа типтагы Ми-34 вертолеты чыгару турында карар кабул ителде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Ту-214 самолетларын җитештерүне модернизацияләү буенча комплекслы чаралар үткәрелгән Казан авиация заводына йөкләмә бирде.
«Предприятиегә яңа җитештерү куәтләрен – ахыргы җыю, җылылык белән эшкәртү, өслек белән каплау һәм механик эшкәртү цехларын файдалануга тапшыру эшен төгәлләргә кирәк», – диде республика рәисе.