Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче гыйнвар). Бүген «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында хатын-кызлар арасында ирекле стильдә узышу белән чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы башланды.
Олимпия чемпионы Вероника Степанова старт заездында лидер булды, ул 10 км дистанцияне 25 минут 18,8 секундта үткән. Икенче булып Алинә Пеклецова финишка килде, ул лидердан 39 секундка калышты. Өчлекне Елизавета Панарина (+46.3) япты.
Этапның беренче заездында 81 катнашучы стартка чыкты.
Бүген «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында тагын бер ярыш планлаштырылган, трассага ир-атлар чыгачак, алар ирекле стиль белән 15 км дистанцияне узачак.