В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда алар медицина хезмәткәрләренең даими күзәтүе астында булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Алена Мирошниченко). Якындагы ике көндә Казанга Якутиядән 176 вахтачы кайтачак. Ике атна дәвамында алар «Ливадия» шифаханәсендә обсервациядә булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бүген 88 кешенең кайтуы көтелә, иртәгә дә шул ук сандагы вахтачы Татарстан башкаласына кайтачак. Алардан анализлар алыначак, вахтачыларны «Ливадия» шифаханәсенә ике атналык карантинга урнаштырачаклар, анда алар медицина хезмәткәрләренең даими күзәтүе астында булачак.
Л.Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстанга моңа кадәр килгән 69 вахтачы бүген өйләренә кайта алачак. Алар шулай ук «Ливадия» шифаханәсендә ике атналык карантинда булдылар.