Катнашучылар 22 чакрым юл узачак, сәфәр ахырында яңа махсус коену урыннарында көч алып, сафлана алачаклар
Бу шимбәдә, 17 августта, казанлылар Дәрвишләр бистәсеннән Кече Зәңгәр күлгә кадәр велосипедта йөри алалар.
Маршрутны велоактивист һәм сәяхәтче Тим Апелов төзегән. Катнашучылар белән бергә стартка шулай ук велосәяхәтче Роман Старов һәм велоблогер Алексей Оносов чыгачак.
Алып баручылар маршрутта кызыклы урыннар күрсәтәчәкләр, инструкцияләр бирәчәкләр һәм сәяхәт вакытында ярдәм итәчәкләр. Сәфәр азагында шәһәр халкы Кече Зәңгәр күлдәге яңа махсус коену урыннарында көч алып, сафлана алачак.
Барлыгы 22 чакрым юл үтеләчәк – тукталышларны исәпкә алып, аралыкны узу 3-4 сәгатькә сузылачак.
Катнашу өчен теркәлү таләп ителә. Башлану вакыты –10:00, дип хәбәр итә «Казансу үсеше стратегиясе» проекты командасы.