Фото: Денис Гордийко
Татарстан башкаласының Иске Татар бистәсендә 1 нче июньдә «Казан тарихы тәгәрмәчләрдә» велоквесты узачак. Уенчылар өчен төрле сынаулардан торган җиде локация әзерләнгән, алар катнашучыларга шәһәрнең тарихи өлеше белән бәйле серләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Җиңүче команданы бүләк көтә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурста ярышлар каралмаган. Велосипедчылар тротуарлар һәм җәяүлеләр зоналары буенча гына хәрәкәт итәчәк. Шуңа да карамастан, аларга үзләре белән шлем алырга кирәк булачак.
Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Моның өчен
теркәлү зарур. Уенчыларны 11:00 сәгатьтә Каюм Насыйри һәм Фатыйх Кәрим урамнары киселешендә көтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.
Велоквест 2024 елда физик затлар арасында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.