Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2024, 10:30

Бөек татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое: 118 ел элек Муса Җәлил дөньяга килгән

Броньнан баш тартып, шагыйрь фронтка китә һәм яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була, шул ук вакытта шигырьләр иҗат итүен дә ташламый

Фото: Камилә Вилданова

Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 118 ел тула. Ул тумышы белән Оренбург өлкәсеннән, биш ел Казанда яши. Шагыйрь нәкъ менә Татарстаннан Бөек Ватан сугышына китә, аннан кире әйләнеп кайтмый. Әсирлеккә эләккәч, Муса Җәлил фашист легионында яшерен төркем оештыручыларның берсе була, моның өчен Берлинда җәзалап үтерелә. Аның тормышы, сугыштагы иҗаты һәм ихтыяр көче турында KZN.RU хәбәрчесенә Муса Җәлил музей-фатирының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова сөйләде.

Муса Җәлил Казанга ничек килеп эләккән?

Шагыйрь башкалага белем алырга дип килә. Бу 1922 елның октябрь ахыры – ноябрь башы була. Уку елы инде башланган, шуңа да аны беркая кабул итмиләр, һәм ул «Кызыл Татарстан» газетасына күчереп язучы булып эшкә урнаша. 1923 елда Педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә. Бу елларда Муса Җәлил Дзержинский урамындагы тулай торакта яши, эшли, шигырьләр иҗат итә һәм башка шагыйрьләр белән таныша. Аның иҗат юлы Казанга килгәнче үк башлана, ул үзенең тәүге әсәрләрен 8-9 яшендә яза. Алар, кызганычка каршы, безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Басылып чыккан беренче шигыре «Бәхет» дип атала. Ул вакытта Мусага 13 яшь кенә була.

Укуын тәмамлагач, Муса Җәлил Оренбург өлкәсенә әйләнеп кайта. Аның Казанга сәфәре нәтиҗәсе буларак 1925 елда «Барабыз» шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шагыйрь революция, комсомол һәм эшче сыйныф турында яза.

Ләкин бу аның Татарстан башкаласына соңгы килүе түгел?

Дөрес, Җәлил республикабызга тагын киләчәк әле. Аңа кадәр 12 ел Мәскәүдә яши. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият бүлегендә югары белем ала. Татар газеталары һәм журналлары редакцияләрендә (ул вакытта алар Мәскәүдә дә чыгарыла) актив эшли. 1929 елда шагыйрьнең совет строена, комсомолга багышланган чираттагы икенче җыентыгы басылып чыга. Мәхәббәт лирикасына да урын табыла. Ул яшь егет бит! 1935 елда исә шагыйрьнең Александр Миних тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән беренче шигырьләре дөнья күрә. Муса Җәлил шәхсән үзе туган телендә генә иҗат иткән.

Мәскәүдә ул шулай ук булачак хатыны Әминә белән таныша. Алар 1936 елда өйләнешәләр, ә 1937 елда кызлары Чулпан туа. Ике елдан соң гаилә Казанга күченә.

Күченүнең сәбәбе эш белән бәйле була. 1930 елларда Татарстан җитәкчелеге соңрак Муса Җәлил исеме белән аталачак Милли опера театры ачарга карар кыла. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырыла, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар.

1935 елдан ул тормышын һәм иҗатын татар опера студиясе, ә аннары татар опера театры белән бәйли. Шагыйрь театр репертуары өчен җаваплы була, репетицияләрдә катнаша. Мәскәүдә укуларын тәмамлагач, талантлы яшьләр 1938 елда Казанга кайта. Соңрак Җәлил дә аларга иярә. Татар опера театры 1939 елның июнендә ачыла.

Шагыйрь кайда яшәгән? Нәрсә белән шөгыльләнгән?

Казанда аңа Николай Ершов урамы белән Вишневский урамы киселешендә урнашкан тулай торактан бүлмә бирәләр. Бина бүгенге көннәргә кадәр сакланган, хәзер аны дәваханә буларак файдаланалар. Ләкин бүлмә, бинаның почмак өлешендә урнашканлыктан, салкын була. Шагыйрь анда яшәми диярлек, һәрвакыт дусларында кунып кала.

Казанда Җәлил югары вазифалар били, иҗатка вакыты бик аз кала. 1939 елның апрелендә аны ТР Язучылар берлеге рәисе итеп билгелиләр, шул ук елның декабрендә Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана. Шулай да ул сугышка кадәр 10 шигъри җыентык бастырып чыгарырга өлгерә. Театр өчен либреттолар яза. «Илдар» һәм «Алтынчәч» либреттолары сәхнәдә куела.

1940 елның октябрендә шагыйрь гаиләсенә Горький урамында урнашкан 17 нче номерлы йорттагы өч бүлмәле коммуналь фатирда ике бүлмә бирәләр. Алар бик бәхетле була: биек түшәмнәр, йокы бүлмәсе һәм эш өчен аерым бүлмә. Ләкин, кызганычка каршы, бу бәхет озакка бармый. 1941 елның 13 нче июлендә Муса Җәлил повестка ала.

Ә бронь?

Шагыйрь аннан баш тарта һәм үз теләге белән фронтка китә. Башкача мөмкин дә түгел, ул бит чын патриот. Ике атна Казан гарнизонында булганнан соң, аны Курск өлкәсенә сәяси хезмәткәрләр әзерләү курсларына җибәрәләр. Ләкин дәресләр тылга күчерелә, нәтиҗәдә шагыйрь Татарстанга кайта – укулар Минзәләдә дәвам итә. Курсларны тәмамлагач, аңа гаиләсе белән күрешү бәхете елмая. Берничә көн Казанда була. Фронтка 1942 елның 8 нче гыйнварында озаталар.

Чулпан Җәлил кызы, әлеге көнне искә төшереп, болай ди: «Ул көнне температурам күтәрелде. Әти саубуллашырга дип керде һәм, Чулпаночка, син мине фронтка, сугышка җибәрәсеңме, дип сорады. Мин баш кактым, ул китте».

Башта Җәлилне Мәскәүгә резервка җибәрәләр. 1942 елның 12 нче гыйнварында ул гаиләсенә хат яза: «Казаннан соңгы китүем тормышымда иң авыр мизгел булды. Аерылышу вакытында бер сәбәпсез күңелемә шик төште. Сине дә, Чулпанны да башка күрмәячәкмен, дигән сизенү түгел иде микән ул?»

Кызганычка каршы, аның күңел сизенүләре аклана. Шул елның язында Муса Җәлил Андрей Власов җитәкчелегендәге 2 нче удар армиягә эләгә. Армия блокадада булган Ленинградка ярдәмгә махсус җибәрелә. Ләкин солдатларга күктән дә, җирдән дә ярдәм итә алмыйлар. Сугышчылар чолганышта кала.

Муса Җәлил фронтта иҗат иткәнме?

Ул рус телендә нәшер ителә торган «Отвага» газетасында эшли. Безгә аның рус телендә иҗат иткән бер генә шигыре килеп ирешә, ул «Весенние резервы Гитлера» дип атала һәм 1942 елның апрель ахырында басылып чыга. Башка шигырьләре һәм хәтта аларның саны да билгеле түгел. Газета хезмәткәрләренең берсе мондый эшләрнең унга якын булуын әйткән, ә башкалар өч-дүрт дип күрсәткән.

Җәлил шулай ук мәкалә-портретлар яза. Аларда ул гап-гади кешеләрнең олы батырлыгы турында сөйли. Газеталарның кайбер саннары ТР Милли музее фондларында саклана.

Җәлил әсирлеккә кайчан эләгә?

Төгәл датаны атавы кыен, әмма якынча 1942 елның июнь ахыры. Якын дусты Гази Кашшафка соңгы хаты июнь башында җибәрелгән.

Газетаның 24 хезмәткәреннән бары тик җидесе генә чолганыштан чыга алган. Бу «Отвага»ның җаваплы секретаре Виктор Кузнецов төзегән исемлек буенча билгеле булды. Ул ике баганага бүленгән: беренчесендә – качып котылучылар, икенчесендә – чолганышта калучылар. Беренче баганада соңгы булып Залилов фамилиясе (документлар буенча Муса Җәлилнең чын фамилиясе) язылган, ләкин аның янәшәсендә сорау билгесе тора – төзүче шикләнгән. Соңрак әлеге юлны тулысынча сызып ташлаганнар, димәк, шагыйрь әсирлеккә эләккән. Аның киләчәк язмышы хәрби әсирләр лагерьлары белән бәйле була. Шуларның соңгысы – «Идел-Урал» легионы.

Легионда яшерен оешма эшләгәне билгеле, ул нәрсә белән шөгыльләнгән?

Барлыгы 11 «җәлилче» була, аларны әле «кормашевчылар» дип тә атыйлар. Әлбәттә, әлеге оешмага керүчеләр күбрәк булган, ләкин, оешма фаш ителгәч, бөтен гаепне 11 кеше үз өстенә ала.

Подпольщиклар (Җәлил ул вакытта әле легионда булмый) алып барган эш нәтиҗәсендә 1943 елның февралендә бөтен бер батальон, 500 дән артык кеше, коралларын ташлап, советлар ягына чыга. Фашистлар солдатларны белорус партизаннарына каршы сугышка җибәргән булалар, әмма ниятләре тормышка ашмый.

Бу хәлләрдән соң немецлар легионның башка батальоннарын фронтка җибәрмиләр. Яшерен эш алып бару кыенлаша, ләкин подпольщиклар зур фетнә әзерли. Аңа кадәр берничә көн алда, 1943 елның августында, яшерен оешманың бөтен үзәге гестапо тарафыннан кулга алына. Аларны Үзбәкстаннан Җамалетдинов дигән берәү сата. Әлеге мәгълүмат Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ндә күрсәтелгән.

Немецлар яшерен оешманың җитәкчесе Гайнан Кормашев дип уйлыйлар. Документларда шулай күрсәтелгән. Ләкин идея җитәкчесе Муса Җәлил була, чөнки ул оештыру, пропаганда эшен алып бару тәҗрибәсенә ия. Шагыйрь әлеге сыйфатларын төрмә шартларында да саклап кала алган. Әсирлектәге кешеләр Җәлилнең бик тыныч булуын билгеләп үтәләр. Төрмәдә дә ул иҗат итүдән туктамый. Ир-ат учына сыеп бетәрлек ике кечкенә дәфтәр ясап, шигырьләрен шунда терки.

Сүз «Моабит дәфтәрләре» турында барамы?

Әйе, безгә шагыйрьнең шигырьләре язылган ике дәфтәр килеп ирешә. Беренчесе 1946 елда тапшырыла. Аны төрмәдән Габбас Шәрипов алып чыгара, ә Казанга Нигъмәт Терегулов алып кайта. Икенчесе 1947 елда Брюссельдәге совет консуллыгы аша килеп ирешә. Моның өчен без Җәлил белән бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманска рәхмәтле.

Безнең илдә блокнотларга «Моабит дәфтәрләре» атамасы бирелгән. Беренчесе тулысынча гарәп шрифты белән язылган, анда – барлыгы 60 шигырь. Икенче блокнотта латин графикасы белән язылган 50 әсәр бар. 19 шигырь кабатлана, димәк, дәфтәрләргә барлыгы 90 нан артык шигырь һәм 2 өзек кергән. Дәфтәрләрнең төп нөсхәләре 1966 елдан башлап республикабызның Милли музее фондларында саклана.

Җыентыкның тематикасы төрле. Әлбәттә, беренче чиратта, бу туган илне, гаиләне сагыну, Җиңүнең киләсенә ышану. Юмор да бар, мәсәлән, «Мәхәббәт һәм салкын тию» шигыре һ.б. Әсәрләре 56 телгә тәрҗемә ителгән. Илья Френкель, Анна Ахматова, Самуил Маршак, Арсений Тарковский һәм башкалар аның шигырьләрен тәрҗемә итәргә теләп алынганнар. Элек китаплары 500 мең данә тираж белән басылган.

Яшерен оешма әгъзалары өчен хөкем карары кайчан игълан ителә?

1944 елның февралендә Германия суды аларның барысын да «рейхның көчен җимергән һәм дошманга ярдәм иткән өчен» үлем җәзасына хөкем итә. Әлеге карарны «җәлилчеләр» алты ай көткәннәр. 25 нче августта Муса Җәлил һәм аның иптәшләрен Плетцензее төрмәсенә күчерәләр. Монда «Үлем йорты» дип аталган барак урнашкан була.

Яшерен оешма әгъзаларын 75 килограммлы пычак урнаштырылган гильотинада һәлак итәләр. Документлар буенча, бер кешене җәзалау өчен өч минут вакыт кирәк булган. Хөкем карары 12:06 сәгатьтә үтәлә башлый, ярты сәгать эчендә 11 кешенең гомере өзелә. Араларында иң яше – 25 яшьлек Гайнан Кормаш, аны беренче булып газаплап үтерәләр. Иң өлкәне – 38 яшьлек Муса Җәлил. Һәр процесстан соң карточкалар тутырыла. Аларда хөкем ителүче һәм аны җәзалап үтерү вакыты турында барлык мәгълүмат язылган. Шагыйрь исемлектә бишенче булып, аның гомере 12 сәгать 18 минутта өзелә.

Берникадәр вакыт Муса Җәлилне хыянәтче дип санаганнар. Нигә?

Әсирлеккә эләккән күп кенә солдатларны СССРда хыянәтчеләр дип санаганнар. Хәтта кайтканнарын да совет лагерьлары көткән. Тагын бер сәбәп – 1946 елда ачылган эзләү эше. Элеккеге хәрби әсирләрнең берсе, шагыйрь исән һәм Көнбатыш Берлинда булырга мөмкин, дигән фараз әйтә. Эш, дәлилләр булмау сәбәпле, 1952 елда ябыла.

Чулпан Җәлилова сүзләренә караганда, ул әнисе белән тулысынча изоляцияләнә. Янәшәдә иң якын дуслары гына кала, шуларның берсе – Гази Кашшаф. Аның ярдәме белән сугыш вакытында Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шагыйрь хәтта үзенең әдәби васыятен нәкъ менә шушы кешегә юллаган.

Муса Җәлил исеме ничек аклана?

Эш ябылганнан соң, 1953 елның 25 нче апрелендә Мәскәүдә «Литературная газета»да Константин Симонов «Моабит дәфтәрләре»ннән алты шигырь бастырып чыгара. Тәрҗемә белән Илья Френкель шөгыльләнә. Моны исем аклауның башы дип атарга мөмкин. 1956 елда Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә бер елдан «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.

Шагыйрьнең бүгенге көндә исән булган якын туганнары бармы?

Тормыш иптәше Әминә Җәлилова 2006 елда 93 яшендә вафат булды. Ул Җәлил кулы кагылган барлык әйберләрне кадерләп саклады. Шагыйрьнең кызы исән. Быел аңа 87 яшь тула. Сугыш вакытында шагыйрьнең гаиләсе Мәскәүгә күченә, шуңа күрә барлык нәсел варислары хәзер башкалада яши. Оныгы – танылган пианистка Татьяна Малышева. Оныкчыклары Михаил һәм Елизавета – скрипкачылар. Күптән түгел Җәлилнең оныкчыгының кызы дөньяга килде, аңа тиздән ике яшь тула.

Шагыйрь һәм аның иҗаты, батырлыгы онытылмый. Илнең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәүдә, герой хөрмәтенә аталган урамнар бар. Бюстлар һәм мемориаль такталар хәтта башка илләрдә дә, мәсәлән, Казахстанда да урнаштырылган. Плетцензее төрмәсендә нацизм корбаннарына мемориаль зона ачылган. Татар диаспорасы бирегә чәчәкләр китерә һәм һәлак булганнарны хөрмәт белән искә ала. Ә 1986 елның 26 нчы мартында СССР Фәннәр академиясе кечкенә 3082 планетасын ачты, аны Муса Җәлил исеме белән атадылар. Хәзер ул – «(3082) DZHALIL» планетасы.

Камилә Вилданова

Фото: Камилә Вилданова, Денис Гордийко

Барлык яңалыклар