Фото: Денис Гордийко
Казанның яшүсмерләр клубларында атна буе яшьләр өчен иҗади чаралар һәм спорт уеннары оештырылачак. Яшүсмерләр мастер-классларда, музыкаль кичәләрдә, спорт Һәм өстәл уеннарында катнаша ала.
Чаралар 25 мартта башланып китә. 16:00 сәгатьтә «Импульс» клубында (Арсланов ур., 11) 14 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләр өчен өстәл уеннары кичәсе була. «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) шул ук сәгатьтә бокс буенча мастер-класс узачак. 18:00 сәгатьтә «Сокол» клубында (Гагарин ур., 20) Джон Р.Р.Толкинның «Властелин колец» әсәре буенча оештырылган өстәл уеннары кичәсе булачак, ә «Лазер» клубында (3 нче Кленовая ур., 23а) йога дәресләре үткәрәчәкләр. 19:00 да «Лада» клубында (Гаврилов ур., 22) рәсем сәнгате буенча мастер-класс планлаштырылган.
26 мартта 17:00 дә «Феникс» клубында (Восстание ур., 38) Театр көненә багышланган рәсем дәресе булачак. 19:00 сәгатьтә «Яшьлек» клубында (Годовиков ур., 16) музыкаль кичә узачак – анда гитарага кушылып җырлар башкарачаклар. 20:00 дә «Пазлы» клубында (Җиңү Проспекты, 62к2) каратэ буенча мастер-класс оештырачаклар – катнашу өчен +7(843)268-84-82 телефон номеры буенча теркәлү кирәк.
Җомга көнне, 27 мартта, берничә клубта мастер-класслар узачак: 16:00 да «Олимп» клубында (Чуйков ур., 22) – нәфис рәсем сәнгате дәресе (язылу +7(927)037-40-57 номеры буенча), «Талантика» клубында (Окольная ур., 94 к1) – кыска вакыт эчендә шашка уйнау (теркәлү +7(960)055-54-33 телефон номеры буенча), 17:00 дә «Алтын кул» клубында (Гарифьянов ур., 34) – бәйләү ыргагы белән чәч тасмасы бәйләргә өйрәнү.
28 мартта 11:45 сәгатьтә «Кояш Нуры» клубында (Зәкиев ур., 25а) «Иҗади фикерләү нигезләре» дип аталган актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрәчкәләр. 14:30 да «Старт» клубында (Побежимов ур., 53) теләгән кеше төсле кәгазьдән кул эшләмәләре иҗат итә алачак, моның өчен +7(927)039-87-01 телефоны буенча теркәлү сорала. 15:00 тә «Авангард» клубында (Ломжа ур., 15) «Куба ча-ча-часы» исеме астында бию мастер-классы булачак.
Атнаның йомгаклау вакыйгасы гитарада уйнау киче булачак. Ул 29 мартта 16:00 сәгатьтә «Дружба» клубында (Мусин ур., 70) оештырыла. Катнашу өчен +7(927)037-40-57 телефоны аша теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» МБУ матбугат хезмәте.