19 нчы июньдә «Черек күл» паркында казанлыларны халык музыкасы кичәсе көтә. Концертны «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында оештыралар.
Чара программасы Татарстанда яшәгән халык музыкасына багышланачак. Тамашачылар алдында дирижер Надежда Занозовская җитәкчелегендәге халык уен коралларының җыелма шәһәр оркестры чыгыш ясаячак.
Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәбәр итүенчә, бу кичне «Черек күл» янында Антонин Дворжак, Доменико Чимароза, Нәҗип Җиһанов һәм Салих Сәйдәшевнең танылган композицияләре яңгыраячак.
Кунаклар өчен шулай ук «Кәнфитләр кәрзине», «Чәчәкләр бәйләме» һәм башка мастер-класслар әзерләнде. Шәһәр халкы лего төзү, кәрәздән шәм ясау буенча дәресләргә катнаша ала. Шулай ук паркта китап алыштыру урыны (буккроссинг) булачак. Теләүчеләр традицион ир-ат баш киеме ясый һәм бохо стилендәге тематик мәйданчыкта фотога төшә алачак.