Теләгән һәркем катнаша ала
Фото: Денис Гордийко
Башта катнашучыларны икешәр кешелек төркемнәргә бүләчәкләр. Һәр парга аралашу өчен бер түгәрәк каралган, шуннан соң иптәшеңне алыштырырга кирәк.
Ахырда казанлылар аралашуны дәвам итәргә теләгән әңгәмәдәшләренең исемнәрен җибәрә ала. Туры килсә, оештыручылар элемтәләрен җибәрәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Тиз танышу кичәсе 18:30 да башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.