Кабан яры буенда фольклор уеннары уйнаячаклар һәм җырлы-биюле импровизация башкарачаклар
Иртәгә Кабан күле яры буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы шөгыле уза. Анда тиз танышулар кичәсе оештырылачак. Үз партнерыңны яхшырак белү өчен, мәйданчыкта «Парлап сигезле», «Чума үрдәк, чума каз» фольклор уеннары уздырачаклар.
Кичә үзе гадәттәгечә җырлы-биюле импровизациядән башланачак. Бу юлы аны чараның тематикасына туры китереп, «Мәхәббәт» («Любовь») дип атаганнар.
Кичәнең алып баручылары: Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Булат Гатауллин. Музыка өчен Ильяс Фәрхуллин, Айдар Абдрахимов һәм Айдар Ниязов җаваплы. Хореограф буларак, Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустюков чыгыш ясаячак
Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә, Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янындагы төшү юлы белән янәшә көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләре җәй буе, атнаның һәр пәнҗешәмбесендә булачак.