Торак мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча хәл ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче май). Казанда Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны - 93 яшьлек Бибинур Лотфуллинага «Салават күпере» торак комплексында урнашкан яңа фатирдан ачкычлар тапшырылды. Торак мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча хәл ителде.
Тыл хезмәтчәне Бибинур Лотфуллина уңайлыклары булмаган иске йортта яшәгән. Өлкән яшьтәге хатын документлардагы хаталар аркасында төзекләндерелгән торакка күчә алмаган - фамилиясен, әтисенең исемен һәм туган көнен язуда аермалыклар булган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Лотфуллинның тол хатыны документларына тиешле үзгәрешләр кертү мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. Ул фронтка ТАССРның Калинин район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган булган. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматлары буенча, Рәшит Лотфуллин I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Ветеранның тол хатынына «Салават күпере» торак районындагы Наил Йосыпов урамында урнашкан йортның 41 кв.м мәйданлы бер бүлмәле фатирыннан ачкычлар тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.
Фатир яшәү өчен тулысынча әзер - анда ремонт ясалган, кирәкле сантехника, электр плитәсе, янгын сигнализациясе датчиклары, суны, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары урнаштырылган. Өй подъездында 2 лифт эшли - пассажирлар йөртү һәм йөкне фатирларга алып менү өчен. Шулай ук өйдә аз хәрәкәтле гражданнар өчен куркынычсызлык һәм уңайлылыкның барлык таләпләре исәпкә алынган. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан Бибинур Лотфуллина бүләк буларак телевизор кабул итеп алды.