В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике көнлек чара кунакчыллык индустриясенең 40 ка якын вәкилен җыйды.
Фото: Денис Гордийко
Катнашучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм «Мәскәү+Казан» уртак туристик продуктын булдыру чараның төп максаты иде. Алга таба әлеге туристлык продуктын Һиндстан һәм Якын Көнчыгышның перспектив базарларында үстерергә планлаштыралар.
Бизнес-миссиядә катнашучылар өчен презентацияләр, экскурсияләр, сөйләшүләр һәм челтәр форматындагы очрашулар оештырылды. 5 нче сентябрьдә конференц-залда катнашучыларга кунакчыллык индустриясенең төрле сегментларын тәкъдим иттеләр. Россия башкаласының мөмкинлекләре турында «Мәскәү туризмын һәм кунакчыллыгын үстерү буенча проект офисы» автоном коммерцияле булмаган оешмасының региональ хезмәттәшлек дирекциясе җитәкчесе Анна Нефедова сөйләде. Шулай ук бизнес-миссиядә катнашучыларга Мәскәү туризм комитеты карамагындагы проектларны һәм эшлекле туризмны үстерү мәйданчыгы буларак шәһәрнең потенциалын тәкъдим иттеләр.
6 нчы сентябрь, бизнес-миссиянең икенче көне, Татарстан Республикасына һәм аның башкаласына багышланды. Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева һәм Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова башкалага килгән кунакларны уртак һәм перспективалы киләчәк турында актив фикер алышырга чакырдылар. Спикерлар Казанны бай тарихы, күпмилләтле мәдәнияте, балалар белән ял итү һәм сәяхәт итү өчен уңайлы инфраструктурасы, югары үсеш алган медицина үзәкләре, шулай ук шәһәр фестивальләре булган күпкырлы шәһәр буларак тәкъдим иттеләр.
Казанның гастрономик җәлеп итүчәнлеген шәһәр рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова ассызыклады. Казан рестораннары хәләл стандартларын хуплый һәм мөселман илләреннән килгән кунакларның ихтыяҗларына җавап бирергә әзер, дип билгеләп үтте ул.
Бизнес-миссиянең соңгы чараларының берсе әзер төбәкара продукт эшләп чыгару блогы булды, дип хәбәр иттеләр Казанның туризмны үстерү комитетында. Төркемнәргә бүленеп, катнашучылар ике шәһәрне берләштерә алырлык туристик тәкъдим булдыру өстендә эшләделәр. Тәкъдим ителгән идеяләрне Якын Көнчыгыш һәм Һиндстан илләре белгечләре бәяләде. Нәтиҗәдә, Мәскәүның туризм комитеты һәм креатив агентлык белгечләре эшләп бетерә алырлык дүрт программа проекты формалаштырылды.
«Без Мәскәү белән бергә эшләү юнәлешендә беренче һәм иң мөһим адымнарның берсен ясыйбыз, ул Казан өчен чит ил базарларына чыгу планында перспектив нәтиҗәләргә китерәчәк», – дип нәтиҗә ясады Дарья Санникова.
Бизнес-миссия Казанның туризмны үстерү комитеты һәм Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты ярдәмендә оештырылды.
Фото: Туризмны үстерү комитеты