В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңгыр һәм һава торышы начар булган очракта дәресләр булмаска яки башка көнгә күчерелергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Бүген казанлыларны «Крылья Советов» паркына бию мәйданчыгына чакыралар. Шәһәр халкын вальс, танго, рок-н-ролл, фокстрот һәм 40-80 еллар ритмы астында башка биюләр биергә өйрәтәчәкләр.
Бию дәресенә, хореографик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем кушыла ала. Дәрес 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Яңгыр һәм һава торышы начар булган очракта дәресләр булмаска яки башка көнгә күчерелергә мөмкин. Яңалыкларны Парклар һәм скверлар дирекциясе аккаунтында күзәтеп торырга мөмкин.