Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2018, 15:54

Валерия "Игелекле дулкын" фестивале турында: "Фестивальнең идеясе искиткеч"

Россия җырчысы киләчәктә фестивальдә җиңүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә ниятли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин һәм композитор Игорь Крутой инициативасы белән икенче тапкыр үткәрелә торган "Игелекле дулкын" фестивале мөмкинлекләре чикләнгән балаларга үзләренең талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә җырчы Валерия сөйләде. Бүген ул Россия эстрадасының башка йолдызлары - Филипп Киркоров, Юлианна Караулова һәм Сергей Лазарев белән бергә быел илнең 9 шәһәрен колачлаган фестиваль гала-концертында чыгыш ясаячак.

"Мондый проектта катнашу рәхәт. Безнең илдә талантлы балалар бик күп. Үзләрен, бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән яки катлаулы тормыш шартларына эләккән балаларга, күрсәтергә мөмкинлек бирү мөһим, - диде журналистлар белән аралашуда Валерия. - Фестиваль идеясе искиткеч, мин аның инде хәзер үк шундый киңлектә узуына шат. Барлык җиңүчеләрне тыңлыйсы килә".

Валерия сөйләгәнчә, концертта чыгыш ясавы белән генә аның проектта катнашуы чикләнми: "Киләсе елга берничә чара ниятлибез, без җиңүчеләр белән хезмәттәшлек итәчәкбез, берәр иҗади әйбер уйлап табачакбыз".

Исегезгә төшерәбез, "Игелекле дулкын" фестивале 2017 елда Илсур Метшин һәм композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Ул, физик сәламәтлекләре чикләнүгә карамастан, барлык балаларның уртак иҗаты өчен дә мәйданчык булып тора. Бер сәхнәдә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башкалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә.

"Игелекле дулкын" фестивале Казан шәһәре Мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тарафыннан ТР Хөкүмәте һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә.

"Игелекле дулкын" – шәһәрнең 66 коммерцияле булмаган оешмасы проектларының берсе, алар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен Президент грантлары фондыннан ярдәм алды (грантларның гомуми суммасы 118 млн сумга якын тәшкил итте). Грант ярдәме белән быел фестиваль үзенең географиясен киңәйтте: сайлап алу турлары Россиянең 9 шәһәрендә – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Краснодар, Севастополь, Владивосток һәм Курск шәһәрләрендә узды.

Конкурсның финалына бөтен илдән 130 талантлы бала узды. Сайлап алу турлары түбәндәге юнәлешләр буенча уздырылды: музыка (вокал, ишарәле җырлау, инструментта уйнау); хореография; сәхнә сәнгате (оригиналь жанр, уку).

26 ноябрьдән "Игелекле дулкынның" төбәк турлары финалистлары Казанда торалар һәм мастер-классларда һәм иҗади кичәләрдә осталыкларын камилләштерәләр. Атказанган артистлар, популяр башкаручылар, актерлар һәм биючеләр 3 көн дәвамында балалар белән осталык серләре белән бүлештеләр, шулай ук күнекмәләрен камилләштерү буенча киңәшләр бирделәр.

Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Россия эстрадасы йолдызлары катнашында фестивальнең гала-концерты уза.

Фоторепортаж
"Игелекле дулкын" фестивале гала-концертына багышланган матбугат конференциясе, 30.11.2018
Видеорепортаж
30.11.2018 15:48
Валерия "Игелекле дулкын" фестивале турында: "Фестивальнең идеясе искиткеч"
Барлык яңалыклар