Теркәлүдән соңгы тикшеренүләрдә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре катнашачак.
Фото: Марат Мугинов
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте системасына караган «Вектор» фәнни-тикшеренү институты эшләде. Татарстаннан тыш, тикшеренүләр үткәреләчәк пилот субъектлар арасында Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Төмән һәм Калининград өлкәләре булды. Бу субъектларга вакцинаны 26-нчы ноябрьдә китерделәр. Медицина препаратын күчереп йөрткәндә һәм саклаганда белгечләр кирәкле барлык таләпләрне үти, шуларның берсе - Цельсий буенча 2-8 градус температура режимын саклау.
Барлыгы Россиядә тикшеренүләрдә 4 мең кеше катнашачак, шул исәптән 650 кеше - Татарстаннан.
«Үзиреклеләрне куркыныч янаган төркеменәрдән сайладылар - бу мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук биоматериалларны тикшерүдә катнашкан һәм турыдан-туры инфекция учакларында эшләүче Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте системасы хезмәткәрләре, - дип аңлатты М.Җамалиева. - Бу нәкъ менә вакцинаны тикшерү, ә аны гражданлык әйләнешенә кертү түгел, дип билгеләп үтәсем килә».
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча белгечләр вакцинаның нәтиҗәлелеге турында нәтиҗәләр ясый алачак.