Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2023, 12:30

Вакцинация, өзлегүләр һәм дәвалау – грипп белән авырганда нәрсә эшләргә?

Терапевт-табиб авыру һәм аны йоктырмауның гади ысуллары турында сөйләде

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Көз җитте, һәм аның белән бергә авырулар сезоны да башланды. Иң еш очрый торганнарның берсе – грипп. Югары категорияле табиб Римма Вилданова вакцинация, профилактика һәм авыру вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

Гриппка каршы прививка ярдәм итәме?

Әйе, әлбәттә! Вакцинация елына бер тапкыр, сентябрь аеннан башлана. Ул чыннан да ярдәм итә, эффектив һәм куркынычсыз. Аның күбесенчә тискәре йогынтысы булмый. Яшьләр, әлбәттә, гриппны җиңелрәк кичерә, әмма алар аннары өлкәннәргә йоктыра алалар. Риск төркеменә шикәр диабеты, ВИЧ-инфекция, гепатит, гипертония яки йөрәк ишемиясе белән авыручы барлык пациентлар керә. Шуңа күрә мин үземне һәм якыннарымны саклар өчен прививка ясарга киңәш итәм.

Авыру аркасында нинди өзлегүләр булырга мөмкин?

Әгәр кеше грипп белән авырый икән, түбәндәге өзлегүләр булырга мөмкин: пневмония, кискен бронхит, кискен пиелонефрит, миокардит һәм башкалар.

Чирне йоктырмас өчен тагын нинди ярдәмче чаралар тәкъдим итә аласыз?

Битлек кию, кулларны даими юу, витаминнар куллану авырудан саклый. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга онытмыйбыз, бигрәк тә С витаминына байларын – мандариннар, апельсиннар, лимоннар, болгар борычы, помидорларны. Әлбәттә, һава торышы буенча киенегез! Җәйге күлмәкләр нинди генә матур булмасын, сәламәтлеккә саграк карыйк.

Грипп белән авырып китсәгез, нәрсә эшләргә?

Әгәр дә сез авырып китсәгез, тиешле дәвалану өчен табибны өйгә чакырырга яки поликлиникага килергә кирәк. Дуслар, танышлар һәм башкалар тәкъдиме белән үзегез дәваланырга тырышмагыз. Белгечкә ышаныгыз. Ярдәм сорап участок терапевт-табибына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тирә-юньдәгеләрне зарарламас һәм үзегезгә авырлыклар булмасын өчен җәмәгать урыннарында, транспортта йөрмәскә тырышыгыз. Күбрәк ял итү һәм табибның барлык күрсәтмәләрен үтәү мөһим. Һичшиксез, эшкә яраксызлык листын алыгыз – батырлык күрсәтергә кирәкми: эшкә яки укуга мондый хәлдә бармагыз. Табиб билгеләгән препаратлар курсын дөрес эчегез. Күпләр ни өчендер моңа җитди карамый һәм мондый дәвалауның нәтиҗәле булмаячагына төшенеп бетми. Моннан тыш, икенче юлы организм бу препаратка җавап бирмәскә дә мөмкин. Алар бернигә яраксызга әйләнә һәм аналогларын сайларга туры киләчәк.

Әгәр дә кеше авырса, өйдәгеләргә нәрсә эшләргә?

Мөмкин булса, авыруны максималь изоляцияләү яхшырак: аның аерым сөлгеләре һәм савыт-сабасы булырга тиеш. Гомумән алганда, киңәшләр бер үк кала: кулларны юарга, битлек кияргә, витаминнар эчәргә кирәк. Мин шулай ук борын юлларын эшкәртү һәм өй бүлмәләрен җилләтүне өстәр идем.

Барлык яңалыклар