Препарат белән алты айдан зуррак балалар, 60 яшькә кадәрге өлкәннәр һәм йөкле хатын-кызлар прививка ясата ала
Фото: Марат Мөгыйнов
Вакцинацияне хәзер үк үтәргә киңәш ителә. Бу очракта иммунитет авырулар саны артканчы формалашачак. Шәһәр халкы яшәү урыны буенча поликлиникаларда вакцинацияләнә ала, дип искәртә ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе.
Әгәр кеше грипп белән авырый икән, анда пневмония, бронхит, пиелонефрит, миокардит кебек өзлегүләр булырга мөмкин. Вакцинация, профилактика һәм авырганда беренче гамәлләр турында – KZN.RU порталы материалында.