Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2025, 10:29

Казанда ел башыннан стихияле сәүдә нокталарыннан 5 тонна товар сатудан кире алынган

Әлеге продуктлар санитария контроленнән һәм сыйфат тикшерүеннән башка сатыла

Денис Гордийко фотосы

Ел башыннан Казанда стихияле сәүдәгә каршы көрәш буенча 200 дән артык рейд үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 тоннадан артык товар: яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, текстиль товарлар, сувенирлар, уенчыклар һәм башкалар конфискацияләнгән. Узган ел 2 мең тоннадан артык продукция тартып алынган булган. Бүгенге көндә урамда сатуны оештыру тәртибен бозган өчен 10,5 миллион сум күләмендә 2772 материал төзелгән. Әлеге беркетмәләрнең 2665-е физик затларга туры килә. 2024 елда 1821 беркетмә язылган, шуларның 1813-е физик затларга карата тутырылган.

Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында стихияле базарлар шәһәр халкының иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра, дип ассызыклыйлар. Санитария контроле һәм сыйфат тикшерүләре үткәрелмәү, иҗтимагый киңлекләрне пычрату һәм хәрәкәтне тоткарлау – болар бар да әлеге юнәлешкә кагылышлы җитди мәсьәләнең бер өлеше генә. Мондый эшчәнлек легаль кече бизнес өчен каршылык тудыра, дип саный белгечләр.

Законсыз рәвештә сәүдә итүне бетерү рейдларын шәһәр Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе полиция вәкилләре, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үткәрә.

Стихияле базарлар халык күпләп йөри торган урыннарда – метро станцияләре, җәмәгать транспорты тукталышлары янәшәсендә барлыкка килә. Иң күп хокук бозу очраклары Юлиус Фучик, Рихард Зорге, Декабристлар, Совет һәм Адоратский урамнарында, «Җиңү проспекты» метро станциясе янында, шулай ук Мәскәү базары тирәсендә теркәлгән.

Әле күптән түгел генә Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршындагы законсыз сәүдәне үзе туктатты. Хокук бозучылардан 120 килограммга якын балык продукциясе һәм кипкән җиләк-җимеш алынган. Рейдлар уздыру барышында беренче тапкыр сәүдә өчен кулланылган автомобиль тартып алынган. Әлеге транспорт чарасы штрафстоянкага озатылган.

Хокук бозучылар Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.2 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Сәүдә кагыйдәләрен үтәмичә, законсыз сатуга куелган азык-төлек, киштәләр, җиһазлар һәм башка чаралар гамәлдәге шәһәр күрсәтмәсе нигезендә тартып алынырга һәм юк ителергә тиеш.

Гражданнар өчен штраф күләме 3 меңнән 4 мең сумга кадәр (икенче тапкыр – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр), вазифаи затлар өчен – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр (икенче тапкыр – 40-50 мең сум), ә юридик затлар өчен – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр (икенче тапкыр – 1 миллион сумга кадәр) дип каралган.

Шәһәр халкының законлы рәвештә сатыла торган продукцияне Казанда көндәлек эшләүче ярминкәләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

• Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

• Революция урамы, 10

• Батыршин урамы, 20
• Беломорск урамы – Гудованцев урамы белән киселеш,

• Дементьев урамы, 7

• Лаврентьев урамы, 10

• Липатов урамы, 7

• Зәкиев урамы, 12

• Ломжа урамы, 2

Яңа ел алдыннан Казанның Башкарма комитеты, гадәттәгечә, тикшерү эшләрен көчәйтәчәк. Белгечләр күпләп кеше җыела торган урыннарда, ылыслы агачлар һәм пиротехника сатуны да кертеп, законсыз сәүдә итүне туктату өчен рейдлар үткәрәчәк.

Санкцияләнмәгән сәүдәгә каршы шикаятьләрне халык мобиль кушымта яисә «Халык контроле» сайты, кире элемтә платформасы, шулай ук шәһәр Башкарма комитетының интернет-кабул итү системасы аша юллый ала.

Барлык яңалыклар

Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

Революция урамы, 10

Батыршин урамы, 20

Беломорск урамы – Гудованцев урамы белән киселеш,

Дементьев урамы, 7

Лаврентьев урамы, 10

Липатов урамы, 7

Зәкиев урамы, 12

Ломжа урамы, 2