Приматны Татарстан башкаласына Мәскәү зоопаркыннан алып кайтканнар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Бүген Казан зооботаника бакчасында яңа яшәүче – Квабена исемле горилла пәйда булды. Приматны «Замбези елгасы» комплексына Мәскәү зоопаркыннан алып кайтканнар.
Квабена 2013 елның 5-нче февралендә туган. Мәскәү зоопаркында ул башка приматлар белән зур төркемдә яшәгән.
«Күчерү уңышлы узды, юлны ул яхшы кичерде. «Газель»дә алып кайттык, махсус рәвештә кирәкле +22 градусны сакладык, – дип сөйләде Казан зооботаника бакчасының «Экзотариум» бүлеге мөдире Татьяна Ганибаева. Хәзер ул 30 көн дәвамында кырыс карантинда булачак – башка хайваннар белән дә, килүчеләр белән дә контакт булмаячак».
Хайванны инфекцияләр, паразитлар булу-булмауга тикшерәчәкләр. Карантин тәмамлангач, аны яңа дусты – горилла Нгува белән таныштырачаклар, ул зооботаника бакчасына бу елның ноябрендә урнашты. Сүз уңаеннан, ике примат та бер елгы – аларга 8 яшь.
«Аларны әкренлек белән таныштырачакбыз. Башта алар бер-берсен күрәчәкләр һәм аралашачаклар, рәшәткә аша иснәшәчәкләр. Аннары Мәскәүдән белгечләр киләчәк, һәм алар белән бергә без гориллаларны «кушачакбыз», – дип сөйләде Татьяна Ганибаева. – Бу катлаулы процесс, үзләрен ничек тотачаклары билгеле түгел. Шуңа күрә Квабена белән элегрәк Мәскәүдә эшләгән белгечләрнең булуы таләп ителә».
Исегезгә төшерәбез, Нгуваны Казан зоопаркына испан сафари-паркыннан китерделәр. Хәзер ул уңайлы җылытыла торган вольерда ялгызы яши.
Фото чыганагы: Казан зооботаника бакчасы