Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2022, 16:10

«Замбези елгасы» зоопаркында Джанго, Зак-Зак һәм Зик-Зик дигән кушаматлы зебралар урнашкан

Саваннада яшәүчеләрне сатып алу планнары турында Казан Мэры зоопаркның яңа өлешен төзегәндә үк сөйләде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU 27 нче декабрь, Юлия Летникова). Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында яңа яшәүчеләр – Чапманның өч зебрасы барлыкка килде. Джанго атлы ата хайванны – Дрезден зоопаркыннан, ә Зик-Зик һәм Зак-Зак кушаматлы ана хайваннар француз сафари паркыннан китерелгән.

Күчерүне зебралар яхшы кичергән, үзләрен әйбәт хис итәләр. Хәзер хайваннар 30 көнлек карантинда. Бер яшьлек Джанго әлегә 3 һәм 4 яшьлек ана зебралардан аерым яши. Җәйгә хайваннарны зооботаника бакчасының башка зебралары – Вика һәм Ромак белән берләштерәчәкләр. Корпуста хайваннар личи антилопалары, марабу һәм тәвә кошы белән янәшә булачак.

«Замбези елгасы»ның яңа яшәүчеләре сак һәм куркучан, ләкин актив һәм дус. Зебраларның аппетиты яхшы: аларның рационына печән, кипкән тал миллекләре, мюсли һәм җитенле көрпә, кишер, чөгендер, алма керә.

Зебраларның һәрберсенең үзенчәлекле сызыклы рәсеме бар, ул бармак эзләре кебек төрле. Джангоның күзләре гадәти булмаганча якты, ә тәндәге полосалары коңгырт төстә, алар үскәч тә шулай калачак.

Исегезгә төшерәбез, җиде зебра алу планы турында Казан Мэры Илсур Метшин зоопаркның яңа өлешен төзегәндә үк хәбәр итте. «Хайваннарны ике еллык коронавирус пандемиясе һәм быелның язында барлыкка килгән сәяси вәзгыять аркасында иртәрәк сатып ала алмадылар. Хәзер тәэмин итүче табылды, киләсе елда Казанга тагын берничә зебра алып кайтырга планлаштырабыз», – диде зооботаника бакчасы директоры Сергей Павлов.

Барлык яңалыклар