Приматны Казанга Мәскәү аша Испаниядән кайтартканнар.
Фото: Казан зооботаника бакчасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында яңа яшәүче – горилла Нгуву барлыкка килде. Приматны Татарстан башкаласына Испания сафари-паркыннан алып кайтканнар. Хайванны җылытыла торган вольерга урнаштырганнар, анда Нгуву әлегә берүзе генә яшәячәк. Килүчеләр инде «Замбези елгасы»ның яңа яшәүчесен күрә ала.
5-нче ноябрь көнне Нгувуга 8 яшь тулган. Җылы илдән күченүне хайван яхшы кичергән. Испаниядән Мәскәүгә кадәр примат самолетта очып килгән, ә аннары аны җылы автобуска утыртып алып кайтканнар. Казан зооботаника бакчасы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Нгуву үзен яхшы хис итә, тал ботаклары, яшел салат һәм чикләвекләр ашый.
Соңрак зоопаркка ата горилланы китерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел зооботаника бакчасының яңа өлешендә Вика кушаматлы зебра кайтып урнашты.