Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2024, 11:36

«Замбези елгасы» зооботаника бакчасында елга икенче тапкыр зебра баласы дөньяга килгән

Җирәнсу төстәге кечкенә зебра 23 сентябрьдә туган

Казан зооботаника бакчасында Ромак һәм Күбәләктән зебра баласы туган. Җирәнсу төстәге кечкенә бала 23 сентябрьдә дөньяга килгән.

Күбәләк белән кечкенә зебра үзләрен бик яхшы хис итә. Әлегә әнисе белән кызы вольерда яши. Яңа туган бала инде бөтенләй йөгереп йөри, бер яшькә кадәр ул ана сөте белән тукланачак.

Күбәләк баласын мөстәкыйль рәвештә тудырган. Зебра туу – сирәк һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки ана затлар өч елга бер генә тапкыр бала тудыралар, ә дөньяга гадәттә бер генә бала туа. Тактояклыларда йөклелек бер елдан 14 айга кадәр дәвам итә.

Әни белән баланы әлегә килүчеләргә күрсәтмиләр, дип хәбәр иттеләр учреждение матбугат хезмәтендә. Якын арада телеграмма-каналда зооботаника бакчасының яңа яшәүчесе исеменә конкурс узачак.

Исегезгә төшерәбез, ата зебра Ромак быел инде икенче тапкыр әти булды. Тагын бер кыз – Ромашка – 19 майда Ноктадан дөньяга килгән иде. Шулай ук «Замбези елгасы»нда ак башлы сип кошчыкларын һәм Нил казларын, ә зооботаника бакчасының тарихи өлешендә Канада казаркасы кошчыгын, Брикс атлы як бозавын, болан баласы Ярославны һәм Лулу атлы гуанаконы күрергә мөмкин.

Барлык яңалыклар