Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2025, 10:27

МХО зонасына Илсур Метшинга мөрәҗәгать иткәннән соң мотоцикллар һәм пилотсыз очкычлар җибәрделәр

Махсус йөкне 29 нчы армиянең бер хәрби частена тапшырачаклар

Махсус операция уздыру зонасына Казан мэриясе махсус йөк — кросс мотоцикллары, пилотсыз очу аппаратлары һәм аларга өстәмә аккумуляторлар җибәрде. Йөк 29 нчы армиянең бер хәрби часте вәкилләре Казан мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать иткәннән соң формалаштырылды. Кичә кич төяп фронтка озатканнар.

Кросс мотоцикллары фронт линиясендә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән шартларда хәрәкәт итү өчен кирәк. Якын арада алар сугышчыларга тапшырылачак.

Казан мэриясе шәһәр мэры кушуы буенча һәм битараф булмаган эшмәкәрләр ярдәме белән даими рәвештә сугышчыларга төрле махсус чаралар тапшыра.

Мәсәлән, хәрби частьларның берсенә ике пилотсыз җир өсте аппаратын – «Братишка» һәм «Младший» җибәрү планлаштырыла. Инженерлары бу җир өсте дроннарын эшләгән Казан предприятиесе аларны җитештерүгә заказ алган инде, ул бер айга якын вакыт алачак.

Быелның гыйнварында «Батыр» батальоны Казан мэриясеннән рация һәм радиостанцияләр, дрон басучы һәм башка махсус чаралар белән йөк алды. Февральдә гуманитар йөк 1233 һәм 1234 нче полкларга, мартта 6 танк полкына тапшырылды. Шулай ук мартта 430 нчы һәм 1232 нче полк сугышчыларына Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиев Казан мэриясеннән гуманитар ярдәм тапшырды. Ул махсус хәрби операция зонасына 573 берәмлек төрле махсус җиһазлар һәм кирәкле әйберләр алып килгән. Хәзер 430 полк өчен клуб һәм музей төзүдә ярдәм күрсәтелә.

Моннан тыш, Казанда даими рәвештә Татарстан ярдәм итә торган Лысычанск һәм Рубежное өчен йөк җыела. Халыкка шәһәрләрне торгызу өчен азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм төзелеш материаллары тапшырыла.

Татарстан башкаласында гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшләвен дәвам итә, ә йөкләрне туплауның бердәм ноктасы — Горький шоссесындагы склад. Бинаны түләүсез нигездә шәһәр эшмәкәрләренең берсе биргән.
Барлык яңалыклар