В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел азагына кадәр микрорайонда 1479 фатир исәпләнгән 6 йорт тапшырырга планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Бүген “Салават күпере” торак комплексында Наил Йосыпов ур, 9 адресы буенча урнашкан 340 фатирлы 18 катлы торак йортта яшәүчеләр үзләренең фатирларыннан ачкычлар алдылар.
Биредә бюджет оешмалары һәм предприятиеләре, грант алучы табиблар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятим балалар һәм яшь гаиләләр торачак. Йортның ишегалды төзекләндерелгән, биредә балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, паркова урыннары бар.
Билгеләп үткәргә кирәк, микрорайон актив рәвештә үсеп килә, биредә кирәкле инфраструктура барлыкка килә бара. Агымдагы елның гыйнварында ТКда 4 номерлы “Юдино” полиция бүлеге ачылды. 1 сенябрьдә 1224 укучыга исәпләнгән 182-нче политехник лицей эшли башлады.
Декабрьдә микрорайонда педиатр һәм гомуми практика табиблары офисы ачарга планлаштыралар.
Монна кала, 10 ноябрьдән 62-нче автобус маршруты үзгәрә – ул Җиңү проспектыннан “Салават күпере” ТК аша Осиново бистәсенә кадәр йөриячәк.
Ел азагына кадәр микрорайонда 1479 фатир исәпләнгән 6 йорт тапшырырга планлаштырыла, тиздән 8-2 номерлы йорт тапышырлачак, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.