Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2019, 13:43

"Салават күпере" торак комплексында тантаналы рәвештә 255 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

18 катлы йортта өч подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 14,8 мең кв. м. тәшкил итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Бүген Казанда "Салават күпере" торак комплексында тантаналы рәвештә Наил Йосыпов урамы буенча 5а номерлы 255 фатирлы йортны (төзелеш номеры 8-7) файдалануга тапшырдылар. Яңа йортта икенче чират социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов катнашты.

Йортны төзүче инвестор – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, подрядчы - "Ак Таш" ҖЧҖ.

Йортта 18 торак кат, өч подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 14,8 мең кв. м. тәшкил итә. Яңа төзелештәге барлык фатирлар да яшәргә тулысынча әзер, электр плитәләре, су чистарту фильтрлары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм янгын белдерүчеләре белән җиһазландырылган, дип хәбәр итә Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар