В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел ахырына кадәр комплекста тагын 4 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Бүген "Салават күпере" торак комплексында 340 фатирлы 18 катлы йорт файдалануга тапшырылды. Наил Йосыпов урамы буенча урнашкан яңа 5-нче номерлы йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк.
Яңа йорт "Салават күпере" торак районында агымдагы ел башыннан файдалануга тапшырылган унынчы йорт булды. Йортта 18 кат, дүрт подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 20,3 мең кв м тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме.
Хуҗалар бүлмәара һәм керү ишекләре, пластик тәрәзәләре, сантехника, сыйфатлы отделка материаллары, янгын сүндерү системасы булган фатирлар алды. Һәр фатир су, газ, электр энергиясен, җылылык көйләү җайланмалары белән җиһазландырылган.
Йортта яшәүчеләрне өй туе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров котлады. Ул билгеләп үткәнчә, яңа елга кадәр торак комплекста тагын 4 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
2005 елдан хәзерге вакытка кадәр социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанның 114 мең гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырткан. Шулардан 2018 ел башыннан бирле - 6,8 мең гаилә, шул исәптән Казанда – 3,1 мең гаилә.