Акциядә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, идарәче компания хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Кичә Казанның «Салават күпере» торак массивының Юсупов урамы буенча урнашкан 3-нче номерлы йорт ишегалдында 80 чия һәм 20 алма агачлары үсентесе утырттылар. Акциядә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, идарәче компания хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы катнашты.
Акция Аккош күле урман-парк зонасында да узды – биредә активистлар тырышлыгы белән 2 мең яшь нарат барлыкка килде, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.