Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2019, 16:33

"Салават күпере" торак комплексында балалар сырхауханәсе филиалы ачылды

Биредә педиатрлар, хирург, лор, окулист, невролог кабул итәчәк, балалар сөт ризыкларын бирү пункты эшли башлаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанның "Салават күпере" торак комплексында Заречье проспекты, 28 адресы буенча 40нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе филиалы ачылды. Белгечләр өйгә килеп чакырулар кабул итү һәм хезмәт күрсәтү өчен ике педиатрия участогында көненә кимендә 110 кешегә хезмәт күрсәтә алачаклар. Эш вахта ысулы белән оештырылган. Пациентларны кабул итү өчен яңа филиалда 7 кабинет төзекләндерелде.

Яңа медицина учреждениесендә тар белгечләр (хирург, лор, окулист, невролог) һәм ЭКГ график буенча кабул итәчәк. Билгеләнгән расписание буенча балалар өчен сөт продуктлары бирү пункты эшен оештыралар. Язылмыйча мөрәҗәгать иткән авыру балалар өчен дежур фельдшерның кабул итү кабинеты эшли. Тимгел, диарея, косуга яки башка йогышлы билгеләр булганда пациентны фильтрда кабул итәчәкләр. Шулай ук филиалда биоматериаллар алу һәм медицина массажлары кабинетлары бар.

Бүген микрорайонда яшәүчеләр белән бергә яңа дәвалау оешмасына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев һәм "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров бәя бирделәр.

"Салават күпере" торак комплексында балалар сырхауханәсе филиалын төзү турында карар 2017 елда кабул ителде. Элек микрорайон халкы балалар өчен медицина ярдәме сорап Юдино бистәсенә мөрәҗәгать итә иде. Яңа участокка беркетелгән балалар саны - 1502 кеше. Балаларның 4000 кешегә кадәр артуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар