В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фатирлар сантехника, электр плитәләре һәм янгын сигнализациясе датчиклары белән җиһазландырылган
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Салават Күпере торак районының Илһам Шакиров проспектындагы «Мәхәббәт» торак комплексының өч йортына кешеләр күченә башлаган. 20, 20а һәм 22 нче номерлы биналарда 168, 112 һәм 140 фатир каралган.
Яңа йортлар ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән. Торак шартларын Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, төрле предприятиеләр хезмәткәрләре, грантлар алган табиблар, яшь һәм күп балалы гаиләләр, ятим балалар яхшыртачак.
Торак сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Тиздән «Мәхәббәт» торак комплексында 72 фатирлы тагын ике социаль ипотека йортына күченә башлаячаклар. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында хәбәр итүләренчә, торак квартал 2003 фатирга исәпләнгән 10-18 катлы 14 бинаны үз эченә ала. Башка йортларның техник әзерлеге 7-46% тәшкил итә.