Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2026, 10:42

Казанның кайбер торак массивларында йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай вакцина ясала

Прививка ясау чаралары ял көннәрендә уздырыла

Денис Гордийко фотосы

4 һәм 5 апрельдә Казан халкы йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясата ала. Вакцина ясау пунктлары шәһәрнең берничә районына караган торак массивларында эшләячәк. Прививка ясау белән бергә, ветеринария белгечләре хайваннарга чип кую процедурасын да башкарачак.

Шимбә көнне, 4 апрельдә, шәһәр халкын үзләренең йорт хайваннары белән бергә 9:00–11:00 вакыт аралыгында «Кадыш» торак массивында Рихард Зорге урамы, 6б адресы буенча (Мәдәният йорты янында) көтәләр. Шул ук вакытта «Зәңгәр күл» торак массивы ишегалларында да хайваннарга вакцина ясала. Казанлылар «Брикетный» торак массивында (9 нчы Кадыш урамы, 15а) этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы прививканы 12:00–13:00 вакыт аралыгында ясата ала. «Салмачы» торак массивында ветеринария хезмәткәрләре 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Центральная урамы, 18 адресы буенча, сәгать 12:30 дан 14:30 га кадәр Центральная урамы, 139 адресы буенча кабул итәчәк. «Карьер» торак массивында («Котдус» мәчете парковкасында) хайваннарга прививка 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ясала. «Нагорный» торак массивында (Машина төзүчеләр урамы, 61) вакцина чаралары 10:00–14:00 вакыт аралыгында үткәрелә.

Якшәмбе, 5 апрельдә, вакцина ясый торган мобиль пункт «Константиновка» торак массивының Мәдәният йорты янында (Интернациональная урамы, 24а) сәгать 10:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк. «Отары» торак массивында (Калинин урамы, 60а) этләргә һәм мәчеләргә прививка 10:00–12:00 вакыт аралыгында ясала. «Победилово» торак массивында (Садовая урамы, 38а) шәһәр халкын үзләренең йорт хайваннары белән бергә сәгать 12:30 дан 14:30 га кадәр көтәләр. «Крутушка» шифаханәсендә казанлылар ветеринария белгечләренә сәгать 9:00 дән 11:00 гә кадәр мөрәҗәгать итә ала. «Щербаково» торак массивында вакцина чаралары 12:00–14:00 вакыт аралыгында һәйкәл янында (Дачная урамы) үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндә күрсәтелгән телефон номерлары аша Казанның ветеринария клиникаларына мөрәҗәгать итәргә була: +7 (843) 234-75-61 (Совет районы клиникасы); +7(843)298-53-02 (Вахитов һәм Идел буе районнары клиникасы); +7(843) 571-38-10 (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы клиникасы).

Барлык яңалыклар