В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль пунктлар 24 нче мартта эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
Дәүләт ветеринария клиникасы белгечләре 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр кизү торачак. Киндерледә мобиль пункт – 101 нче мәктәпкә керү юлында, ә Абу-Дабида Волшебная урамы, 20 адресы буенча урнашкан кибет янында эшләячәк.
Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, тулырак мәгълүматны +7(843)234-75-61 телефоны буенча белергә мөмкин.
Моннан тыш, 23 нче мартта Вознесенское торак массивында да йорт хайваннарын котыру авыруына каршы бушлай вакцинацияләү оештырыла. Бу хакта элегрәк хәбәр ителде.