В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ветеринарлар поселокка 8 июньдә киләчәк
Салмачы торак массивында 8 июньдә этләрне стерилизацияләү оештырылачак. Процедураларны ярты яшьтән алып йорт хайваннарына бушлай үткәрәчәкләр.
Шәһәр кешеләрен һәм аларның хайваннарын хакимият бинасы (Тынычлык ур., 6а) 9:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Торак массивларга чираттагы чыгу графигы соңрак билгеле булачак.
Этләрне стерилизацияләү белән бер үк вакытта котыру авыруыннан бушлай вакцинациялиләр һәм аларга электрон чиплар урнаштыралар, бу авыртусыз процедура булып тора. Чиплаштыру югалган хайваннарны эзләүне җиңеләйтә. Белгечләр күзәтүе буенча, сукбай этләрнең урам көтүләре элеккеге йорт хайваннары белән тулылана. Үз чиратында, чип ярдәмендә эт хуҗаларын билгеләргә, аның авыру тарихын күзәтергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда этләрне бушлай стерилизацияләү акциясе май аенда старт алды. Йорт хайваннарына операцияләр Казандагы Дәүләт ветеринария берләшмәсе клиникаларында һәм бер шәхси оешмада үткәрелә. Аларның адреслары сөргендә басылган.
Стерилаштыруның өстенлекләре арасында – авырулар ихтималын киметү, яман шеш үсеше куркынычын киметү яки бетерү. Белгечләр билгеләп үткәнчә, операция ясамаган хайваннар гормональ күтәрелешләр аркасында даими дискомфорт кичерә. Аларның үз-үзләрен тотышы бозыла: борчу, агрессия, сафсызлык. Моннан тыш, стерилизацияләнмәгән хайваннар үрчү инстинктын канәгатьләндерү өчен хуҗалардан ешрак кача.