Су белән тәэмин итү 14 нче мартның 9:00 сәгатеннән 15 нче мартның 6:00 сәгатенә кадәр туктатылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче март). Казанның Совет районындагы Малые Клыки торак массивында суны вакытлыча туктатып торачаклар. Бу суүткәргеч тоташтыру белән бәйле, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП.
14 нче мартның 9:00 сәгатеннән 15 нче мартның 6:00 сәгатенә кадәр су белән тәэмин итү Агрономия, Большая Красная (122г номерлы йорттан тыш), Дорожная, Зажор, Клуб, Озерная, Рабочая, Совхоз, Татарстан урамнарындагы йортларда, шулай ук Мамадыш тракты, 6, 8а, 8в, 10, 10а, 10а корп.1, 10б. адреслары буенча туктатылачак.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителгән заявкалар нигезендә урнаштырылачак.