В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр быел дәвам итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренә караганда, Борисоглебский торак массивында гомуми практика табибы үзәге барлыкка киләчәк, анда участок табиблары, педиатрлар һәм терапевтлар халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтәчәк.
«Районнарда чисталыкны тәэмин итү һәм территорияләрне тәртиптә тоту буенча көндәлек эш алып барыла. Бүген поселокларда каты коммуналь калдыкларны җыю өчен 49 контейнер мәйданчыгы оештырылды, шуларның 12 се 2023 елда төзелде. Быел тагын биш мәйданчыкны җиһазлау планлаштырыла», – дип белдерде спикер.
Шулай ук Олы Дәрвишләр бистәсе янында законсыз рәвештә оештырылган чүплек бетерелгән. Аның турында микрорайон халкы хәбәр иткән. Нәтиҗәдә 12 мең кв.м мәйданда участок чистартылган. «Шәһәрне төзекләндерү» МУП участоктан 27 мең тонна чүп чыгарган.
Казанлыларны борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе – яктырту элементларын алыштыру. 2023 елда дүрт поселоктагы 12 урамда 60 яктырткыч яңартылган.
Бүгенге көндә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында барлыгы 14 торак массив исәпләнә, аларда 45 меңгә якын кеше яши.
Диләрә Гафурова