Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль, Дмитрий Никитин). Казанда ОРВИ һәм башка респиратор авырулары билгеләре булган йөкле хатын-кызлар өчен «Связь» дистанцион мониторинг проектын кертәләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә проектка нигез салучы Вадим Шитов белдерде.
Ул хәбәр иткәнчә, системада 2 меңнән артык йөкле хатын-кыз теркәлгән инде. «Бүгенге көндә 16 хатын-кыз консультациясе проектка кушылды, һәм пациентларның ризалыгы белән алар турындагы мәгълүматларны дистанцион мониторинг системасына кертәләр. Мобиль кушымталар һәм башка электрон җайланмалар ярдәмендә хатын-кызлар үз сәламәтлекләре күрсәткечләрен, шулай ук ОРВИ һәм башка респиратор авырулар белән авырып киткән туганнары турында мәгълүматны тапшыра алачаклар. Аның ярдәмендә табиб вакытында җавап бирә һәм тискәре нәтиҗәләрне булдырмый калу өчен хатын-кыз турында белешмәләрне акушерга тапшыра ала», – дип билгеләде В.Шитов.
Мобиль кушымтаны тулысынча март башында эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ә булачак әниләр арасында кулланучылар саны 7,5 мең булырга тиеш.
Әлеге тема буенча материаллар:
«Без авырлы кешеләрнең өйдә калуына һәм кирәкле медицина ярдәмен алмавына юл куймаска тиеш, – дип билгеләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. – Йөклелекнең төрле срокларында булган барлык хатын-кызлар өчен медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү тизлеге бик мөһим. Шулай ук бу система гамәлдә булган вакытта алынган тәҗрибә киләчәктә хроник авырулы кешеләр белән дә дистанцион эш алып барырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез».
Медучреждениеләрнең үзләренә килгәндә, хәзерге вакытта Татарстан хастаханәләрендә хәл тотрыклы һәм контрольдә тотарлык. Әмма әлегә республика коронавирус белән авыручылар саны буенча тотрыклылыкка ирештеме-юкмы икәнен сөйләргә иртәрәк, дип билгеләп үтте В.Жаворонков. «Хастаханәләрдә пациентлар азая баруга карамастан, без коронавирус инфекциясе авыррак формада уза торган авырулар санының артуын күзәтәбез», – дип өстәде ул.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары авырулар арасында өлкән кешеләр күп булуын ассызыклады һәм республика халкын ковидка каршы барлык чараларны үтәргә, шулай ук планлы вакцинацияне вакытында ясатырга чакырды.
В.Жаворонков искә төшергәнчә, кичә Татарстан
медицина оешмаларында халыкны, шул исәптән коронавирус кичергән кешеләрне диспансерлаштыруны һәм планлы амбулатор-поликлиника медицина ярдәме күрсәтүне яңадан башлап җибәрделәр.