Театральләштерелгән интерактив тамаша декабрь ахырында һәм гыйнвар башында булачак.
Фото: vk.com/kazan_kremlin
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). Бу кышта Казан Кремленең Гавами урыннар бинасы балалар өчен яңа ел тамашалары уздыру мәйданчыгына әйләнәчәк. 17-28 нче декабрьдә һәм 1-5 нче гыйнварда музей-тыюлыкта «Казан Кремлендә Яңа ел» театральләштерелгән интерактив тамашасы узачак.
Нәни кунаклар якты декорацияләр, музыка, җырлар, бию һәм уеннар белән чын Яңа ел әкияте атмосферасына чума алачаклар. Тамаша геройлары – Кремльнең акыллы сакчысы, аның фантазер оныгы, шук тычканнар һәм тәрбияле Казан мәчесе – балаларга озак еллар сер булып калган гаҗәеп тарихны сөйләячәк.
Программаның озынлыгы 1 сәгать тә 30 минут (спектакль геройлары белән тамаша һәм фотосессия) булачак. Тамаша 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Программага язылу +7(917)254-63-51 телефоны буенча башкарыла.