Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2020, 13:40

«Идел киңлекләре» тыюлыгында һәвәскәр балыкчылар һәм туристлар өчен чикләүләр куелмаячак

Татарстанда Куйбышев сусаклагычы акваториясендә табигатьне саклау зонасы булдырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). «Идел киңлекләре» ландшафт юнәлешендәге яңа төзелгән төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә һәвәскәр балыкчылар һәм туристлар өчен чикләүләр куелмаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Биологик ресурслар буенча республика комитеты рәисе Федор Батков сөйләде.

Татарстанда Куйбышев сусаклагычы акваториясендә табигатьне саклау зонасы оештыру турында карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан узган елның 30-нчы декабрендә кабул ителгән иде. Тыюлыкның максаты - биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, уникаль ландшафт комплексларын саклау.

Федор Батков билгеләп үткәнчә, бүген 29 мең га мәйданлы территориядә күп санда хайваннар һәм үсемлекләр яши, шул исәптән Россия Кызыл китабына һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәре дә бар. Мәсәлән, биредә 648 төр үсемлек үсә, 120 төр хайван, 88 төр кош яши, шуларның 12-се «Кызыл китап»ка кертелгән, мәсәлән, бөркетләр, балыкчы карчыгалар, аккошлар һәм башкалар.

Ул шулай ук тыюлык оештырылган районда 1,4 млн кеше яши, ә утрауларда 2 меңнән артык бакча участогы урнашкан, дип хәбәр итте. «Ел саен, белгечләр бәяләвенчә, бу зонага 40 меңнән артык турист мөстәкыйль килә. Болар барысы да республиканың уникаль су системасына антропоген йөкләнеш тудыра һәм аның ландшафты үзгәрүгә һәм күп санда калдыклар туплануга китерә», - диде спикер.

«Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясен күзәтү һәм контрольдә тоту өчен республикада махсус дирекция булдырылачак, дип билгеләп үтте Федор Батков. «Иң мөһиме - балык тоту кагыйдәләрен үтәү һәм үзең артыннан калдыкларны җыю. Шул ук вакытта табигать саклау зонасы территориясендә браконьерлык өчен җаваплылык артачак – иректән мәхрүм итүгә кадәр», – дип игътибарны юнәлтте спикер.

Тыюлык территориясендә бакча участоклары хуҗаларын үз хокукларын законлаштырырга, милекне теркәргә, аны кадастрга куярга чакыралар. Киләчәктә биредә төзелеш алып бару һәм торак территориясен киңәйтү рөхсәт ителми. «Безнең беренче чираттагы бурыч – аеруча саклана торган табигый территорияләр турында нигезләмәләрне аңлату, профилактика», – дип нәтиҗә ясады спикер.

Ф.Батков брифингта хәбәр иткәнчә, республикада төрле профильдәге 186 аеруча саклана торган табигый территория исәпләнә, шуларның 2-се – федераль дәрәҗәдә, 37 тыюлык һәм 144 табигать һәйкәле, шулай ук 181 саклана торган табигый төбәк территориясе. Соңгы ике елда Татарстанда 7 аеруча саклана торган табигый территория булдырылган, шуларның 2-се – су объектлары. Хәзерге вакытта, спикер хәбәр иткәнчә, тагын өч аеруча саклана торган табигый территория булдыру өчен материаллар әзерләү бара.

Барлык яңалыклар